Бер күрүдә гашыйк булганнарга Беркайчан да ышанмый идем. Тик бер көнне, кинәт, көтмәгәндә, Үзем шул капкынга эләктем. Алтын көзнең ямьле бер көнендә Чулман яры буйлап атладым. Түбән игән башым күтәрдем дә, Ялгыш кына сине очраттым. Юләр кебек сиңа карап тордым, Чибәрлекләреңә сокландым. Күктән төшкән фәрештәгә тиңләп, Син дә миннән күзең алмадың. Очрашудан шактый вакыт үтте, Һәр көнем бәхеткә әйләнде. Килгән саен миңа бүләк иттең Кызыл розаларның бәйләме. Бер күрүдә гашыйк булып, хисләр Калсын иде мәңге арада. Сөю капкыны әсир итсә дә, Рәхәт миңа мондый капкында!
|